Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Жимешем - Эйтмэ, син, авыр суз | Текст песни

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.


Другие названия этого текста
  • Валиев Асаф ре минор - Айтма син авыр суз (1)
  • 014 Элфия Авзалова - Эйтмэ син авыр суз (0)
  • Айдар Галимов - Әйтмә, син, авыр сүз (0)
  • Жимешем - Эйтмэ, син, авыр суз (0)
  • ТАТ Айдар Галимов - Эйтмэ, син, авыр суз (0)
  • T/K/T Family- Айдар Галимов - Эйтмэ, син, авыр суз (0)
  • Валиев Асаф ре минор - Әйтмә син авыр сүз (0)
  • ♫ А.Галимов - Эйтмэ, син, авыр суз (0)
  • А.Галимов. - Әйтмә, син, авыр суз. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-