Хатыныма.
Картаябыз, карчык...Зәңгәр еллар
Кай арада бик тиз уздылар.
Туйда кигән ефәк күлмәкләр дә
Күренмиләр – ахры, туздылар.
Күлмәкләр дә тузды...ә шулай да
Адәм рәтле яшәп булмады.
Минем язмыш, бәлки, уңгандыр да,
Синең язмыш миннән уңмады.
Иртә көзен яуган кар шикелле
Чәчләреңдә аклар күренә...
Гафу үтенсәм дә кичермәссең-
Мин гаепле һәр бөртегенә.
Без өйләнгәч кенә, әллә нишләп,
Матур кызлары да арттылар...
Күңел йомшак....Түзеп буламыни?!
Ияреп киттем шулар артыннан.
Эштән кайткан чакта ара-тирә
Таныш урамнарда адаштым.
Адаштым да тагы соңлап кайттым,
“Җыелыш булды”,- диеп алдаштым.
Ә син ышаныпмы, ышанмыймы-
Сабыр гына көтеп утырдың;
Шатлык урынына шактый гына
Бу тормышның утын йоттырдым.
Оҗмах булса, сиңа иң беренче
Билет алыр идем түреннән...
Иртә көзен яуган кар шикелле
Чәчләреңдә аклар күренә.
Картаябыз , карчык, картаябыз,
Яшьлек юләрлеге югала...
Ләкин берүк,бу азгын да тынды ,
Гөнах эшләмәс , дип уйлама!
Жэвит Шакиров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1