Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән.
Сагнуларым бетәр әле сезне күреп сөйләшсәм.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйделгә басма салдым каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем кош булып сайрап кына.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйдел суы тибрәлә уртасында сал булса,
Суга салсаң – калкып чыга, безгә насыйп яр булса.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйделкәйне кичкәндә җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк җаныем искә төшкәндә.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Зөхрә Шәрифуллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1