Агыйделләр дулкынланды, Дулкынланды да тыңды. Безнең кияү дәшми генә Кырымны алып куйды.
Ак сиреньне утыртканнар Ленин бабай сөйгәнгә. Утыртмаслар микән мине Артыгын сөйләнгәнгә?
Бу заманда илдә никтер Заводлар салу сирәк. Һәр авылга берәр генә Акча заводы кирәк. Макдональдсны ябалар диеп Кайгырмыйбыз без күптән. Без аннаң башка яшәгән, Без күкәй ашап үскән.
Агыйделнең буйларында Тал чыбыкны бөгәләр. Бу дәүләткә каршы барсан Тоталар да... ой..!
Агыйделдә ак кораб Утырдым алга карап. Ике якта – ике яр, Илдә әллә ниләр бар.
Бата-калка йөзәбез, Бар нәрсәгә түзәбез. Мин исә кайгырмыймын – Күргәнемне җырлыймын.
Ак сирень, зәңгәр сирень, Бөтен белгәнне сөйлим. Ике якта – ике яр, Илдә әллә ниләр бар.