Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Азатлык | Текст песни

Ватык мылтык тотып, агач кылыч асып,
Дошман күргәч куаклар артына качып,
Ничәнче ел атлый халкым азатлыкка
Тик нигәдер илтә юлы гел коллыкка.

Берсе яшел әләм тага аңа көчләп,
Берсе бора Мәккәгә таба дөресләп.
Кемдер аса алтын тәре муенына,
Кызыктырып марҗаның киң куенына.

Хөзер-Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә.
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны
Кәләпүшең киеп елап үлсәң дә.

Көлеп ята тәмугында явыз Иван,
Кул чәбәкли төрмәсендә Шаһ Гали хан
- Үрчем булды җирдә минем нәсел - диеп,
- Чын хан булып яшәр идем хәзер - диеп.

Чын азатлыкны кәфенгә төргәч күреп
Мәйданнар тоткан карчыклар бетте үлеп.
Ач козгыннар баскан мескен татар илен,
"Сугыш кына булмасын" дибез без буген

Хөзер-Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә.
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны
Кәләпүшең киеп елап үлсәң дә.

Хәерчедән азган заман хуҗалары
- Заманында күрдек - дип - без нужаларны.
"Газиз халкым минем" диеп эчеп антлар
Шул халыкның киләчәген бүген сата.

Әллә соң тарихның юлларында ялгыш?
Бу халыкка төште ме соң ачы каргыш?
"Без бит бөек" диеп күкрәк кага-кага
Атлый татар тарих зиратына таба.

Хөзер-Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә.
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны
Тальян-гармун тартып елап үлсәң дә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-