Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильнар Шарафутдинов - Очып кайтам (минус) | Текст песни

ОЧЫП КАЙТАМ
1. Өянкеләр саный чакрымнарны,
Колач җәя миңа каеннар.
Әй, авылым, очып кайтам сиңа,
Бәхет хисләрендә коенам.
Кушымта:
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.
2. Искә төшер узган яшьлегеңне,
Оныт, әнкәй, оныт картлыкны…
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең,
Татып калчы бераз шатлыкны.
Кушымта шул ук
3. Өянкеләр саный чакрымнарны,
Боегып кала таныш каеннар…
Авылыма очып кайтсам да мин…
Китүләре бигрәк кыен ла.
Кушымта шул ук


Другие названия этого текста
  • Ильнар Шарафутдинов - Очып кайтам (минус) (0)
  • Очып кайтам - минус (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-