Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ирек галиев - куз яше булып Үткәннәрдә яшим... Күңелем белән яннарыңда йөрим - янәшә. Сине сөеп, элеккечә... | Текст песни

Рада Ганеева
Үткәннәрдә яшим...
Күңелем белән
яннарыңда йөрим - янәшә.
Сине сөеп, элеккечә һаман,
"Җимешем" дип назлап эндәшәм.

Хәтеремнән синең сурәтеңне,
Алып ташлый алмыйм мин һаман.
Күзем йомсам, назлы елмаясың,
Шуның белән бары юанам.

Йөрәгем дә
һәрбер тибешендә
әйтә әле синең исемең.
Куып карыйм өзгәләнеп, елап...
Нихәл итим - барыбер китмисең.

Гомер булгач, бер исеңә төшеп,
Мине болай сагына күрмә син.
Миңа тигән үкенү газапларын
Ходай сиңа насыйп итмәсен.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-