Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Иркэ - Оныт аны | Текст песни

Оныт аны

Үз бәяңне беләсең дә кебек,
Белмисең дә кебек кайвакыт.
Ул бит сиңа лаек түгел, түгел.
Ник йөрисең аны яратып?

Дөреслекне нигә күрмисеңдер?
Ышанасың ялган хыялга.
Яратам, - дип ул бер сиңа гына
Әйтә диеп зинхар уйлама.

Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында.
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм, бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табасың.

Иңнәремә башың куеп, менә
Күз яшеңне тагын түгәсең.
Нигә аның бөтен гонахларын
Кичерәсең гафу итәсең?

Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында.
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм, бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табасың.

Әрнемичә калмас йөрәккәем,
Бу сүзләрем искә төшкәндә.
Хәзердән үк көнең елап үткәч,
Киләчәктән нәрсә көтәргә?

Оныт аны, оныт, оныт,
Оныт вакытында.
Үкенечең булып калмасын.
Вәгъдә бирәм, бәхетләргә юлны
Башка белән тизрәк табасың.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -