Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Кара Алтын - Сагынам ( муз., аранж. В.Федоров, сл. А.Попова, запись Q.S.P. Records ) | Текст песни

Сагынам.

Мин сине көтмәдем,
Мин тыныч яшәдем,
Мин сагыну белмәдем
Мин тозегэн дөньямда.
Син бурандай килдең,
Син барын үзгәрттең,
Син күңлем биләдең,
Хәзер күңлем сагына.
Ярлар бер кавыша,
Көткәннәр очраша,
Син дә, җаным, соңлама.

Сагынам, сагынам, сагынам!
Өзелгәндәй йөрәк сагыштан.
Юксынам, моңаям, тартылам,
Бик озакка китсәң янымнан.

Син кабат киләсең,
Син биттән үбәсең,
Син: “Сөям”, - диясең.
Бик сагындым сине.
Чит җирләргә китеп,
Еракларга җитеп,
Мине моңсу итеп,
Зарыктырма мине.
Ярлар бер кавыша,
Көткәннәр очраша,
Син дә, җаным, соңлама.

Кара Алтын еще тексты


Другие названия этого текста
  • Кара Алтын - Сагынам ( муз., аранж. В.Федоров, сл. А.Попова, запись Q.S.P. Records ) (0)
  • Кара Алтын - Сагынам (Анна Попова суз., Владимир Федоров кое) (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2