Юллар кабат кушылды,
Булмаган да кебек ялгышлар.
Сүзсез генә аңлаштык,
Эзләнүдән калган карашлар.
Кояшым, минем кояшым,
Күкләремә серлелек өстәп торасың.
Кояшым, алтын кояшым,
Барлык җиһан безгә бәхетләр юрасын.
Безнең күңел ул чакта,
Ашкына иде шул иреккә.
Тылсым тулы дөньяны,
Эзләгән идек без биектән.
Кояшым, минем кояшым,
Күкләремә серлелек өстәп торасың.
Кояшым, алтын кояшым,
Барлык җиһан безгә бәхетләр юрасын.
Җанда сөю яшәсен,
Дөрләп янсын безнең йөрәкләр.
Шикле уйлар таралсын,
Күңелләрне тырнап йөдәткән.
Кояшым, минем кояшым,
Күкләремә серлелек өстәп торасың.
Кояшым, алтын кояшым,
Барлык җиһан безгә бәхетләр юрасын.
Ландыш Нигьматҗанова & Салават Минеханов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1