Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лилия Хамитова - Хәерле юл тели хәйкәлләр | Текст песни

Һәлакәттән безне кисәткәндәй,
Юл буенда кала һәйкәлләр.
Бу юлларда күпме яшь гомерләр
Фани дөньялардан киткәннәр.

Кушымта:
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.

Күрәчәккә ахры җилкенгәндәй,
Ашкындык шул, безне күрегез.
Тик бер генә килә бит гомерләр
Яшәү кадерләрен белегез.

Юл чыгарга сакчы фәрештәдәй
Хәерле юл тели һәйкәлләр.
Исән-имин сезне күрсен, диләр,
Ераклардан өзелеп көткәннәр.

Другие названия этого текста
  • Лилия Хамитова - Сак йорегез зур юлларда!!! (0)
  • Лилия Хамитова - Хәерле юл тели хәйкәлләр (0)
  • Лилия Хэмитова - Сак Йорегез Зур Юлларда... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-