1.Якты көнем, айлы төнем, Коркачык!
Юлга чыксаң, hәр тарафка юл ачык.
Китте очып күпме улың, кызларың,
Таба алар сиңа кайтыр юлларын.
2.Туган туфрак мәңге тарта үзенә,
Исән чакта йөгереп кайтам үзем дә,-
Монда минем иң беренче мәктәбем,
Иң беренче мөгаллимәм – әнкәем.
3.Зиратыңа киләм башым ияргә,
Үлгәннәрнең кабер ташын сөяргә.
Йөрәккәем, йөрәк маем, Коркачык,
Әткәм-әнкәм кебек монда карт- карчык.
4.Яшик әле, күрешик әле, туганнар,
Мондый hава, саф чишмәләр кайда бар?!
Бала чагым, саф яшьлегем, Коркачык!
Ярый әле, сиңа кайтыр юл ачык !
МИНУСОВКА КОРКАЧЫК еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1