Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Бүләк | Текст песни

Анвар Нургалиев - Бүләк
(В.Мөхәммәдиев көе)

Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем
Мин сезгә иң матур җыр әзләдем.
Ул җырны таптым туган илемдә
Моңлы көй оттым тургай теленнән.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына
Яшик бу дөнъяда сайрап кына.

Килдем сезгә идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, канатланып очып.
Кош канатлары түгел иңемдә
Җыр канатлары минем күңелдә.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына
Яшик бу дөнъяда сайрап кына.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-