Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нур Әхмәди - Без — татарлар! (укый Али Гыйлми) | Текст песни

Без – татарлар!

Җан исәбен алган чакта, беләм,
Кайберәүләр койрык болгарлар:
– Милләтең кем? – дигән графага
Яздырырлар, без, дип, болгарлар.

Бәгъзеләре, ә без – мишәр, дияр,
Йә керәшен дигән ат алыр.
Бүленгәнне бүре тизрәк ашый,
Әй сөенер Мәскәү, шатланыр.

Бүлгәләнсәк, Тарих чаптарында
Кем утырып калыр иярдә:
Кол Гали кем? Гүзәл Сөембикә
Ханбикәгә ниләр дияргә?

Юктан гына алай булмагандыр,
Ирешкәндер әмер Ходайдан:
Дала кызы Казан ханлыгына
Килен булып төшкән Нугайдан.

Мөхәммәдъяр, Сәиф Сараилар
Мишәрме соң, әллә болгармы?
Ничек кенә Тарих язылмасын,
Кире боралмыйсың елларны!

Алар – безнең уртак горурлык та,
Уртак мирас, уртак хәзинә.
Барыбызга җитәр хәзинә бу,
Башың эшли икән әз генә...

Ганҗәләрсез гүзәл бакча булмас,
Дәүләт булмас солтан йә хансыз.
Кемнәр генә риза булыр икән
Гомер кичерергә Илһамсыз?!

Көйләребез уртак, бәйрәмнәрдә
Затлы бәлеш менә табынга.
Керәшендә, болгар, мишәрдә дә –
Ак Бүренең рухы канында.

Кемнәргәдер безне бүлү кирәк,
Каршы кую кирәк туганны.
Әмма китап бер дә мактамый шул
Аерым-аерым дөнья куганны.

Ничек куандыра Мәскәүләрне
Татарларның саны азлыгы.
Күпме халыкларны суырып йотты
Илдә шовинизм сазлыгы.

Тарихыбыз данлы, җәрәхәтле,
Берәр төзәлерме ярасы?
Бүленмәскә! Без бит барыбыз да –
Зур кавемнең газиз баласы!

Дөнья безне татар диеп таный,
Мир каршында чиста йөзебез.
Кардәшләрем, башны текә тотып,
"Без – татарлар!" – диеп язылыгыз,
"Без – татарлар!" – диеп йөрегез!

Другие названия этого текста
  • Нур Әхмәди - Без — татарлар! (укый Али Гыйлми) (0)
  • @Нур Әхмәди - Без — татарлар! (укый Али Гыйлми) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-