Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Р. Фасыйхов, Н. Хайруллина - Тукта, вакыт | Текст песни

Берьялгызым уяндым мин иртән,
Язу калган:"күрешмәбез бүтән".
Бушап калган төсле булды дөнья
Әйтерсең лә яшен сукты мина.

Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Җитешмәдек бары бер минутка
Шул минутта бар да чыкты юкка.

Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Атлыйм әле артка ике адым
Очратырмын анда сине тагын.

Үпкәләүләр узды инде күптән,
Килмә диеп әйтмәс идем бүтән.
Кичерүләр, беләм, җиңел түгел,
Һаман юксына бит сине күңел.

Син юкта, син юкта,
Тукта, вакыт, тукта, вакыт, тукта.
Атлыйм әле ике адым артка
Сиңа таба, синең янга таба.

Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Атлыйм әле артка ике адым,
Очратырмын анда сине тагын.

Бар да хәл ителде шул бер кичне,
Бер учыма җыйдым бөтен көчне.
Мин гаепле, кичер инде мине,
Кичер мине, мин яратам сине.

Бу кичтә,бу кичтә
Килерсен дип уйламадым һич тә.
Атлыйм әле ике адым алга
Сиңа таба, синең янга таба.

Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Сабыр итик бары бер минутка
Тукта, вакыт, тукта бер минутка.

Р. Фасыйхов, Н. Хайруллина еще тексты


Видео
    Нет видео
    -
    Оценка текста
    Статистика страницы на pesni.guru ▼
    Просмотров сегодня: 2