Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып, Йолдызлар калсыннар, янсыннар! Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, — Ашкынам мәхәббәт каршына! Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу… Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем Иркәмә сөйләргә, сөйләргә. Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта, Вакыттыр керергә өйләргә. Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу… Биедек, җырладык, озаттык ярларны, Озаттык еракка, еракка!.. Озаттык аларны без еллар түренә, Истәлек — җыр гына йөрәктә… Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу… http://song5.ru
Резеда Шарафиева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1