Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов - Авыл (Чыршы авылына багышлап язылган) | Текст песни

Авыл.
(Чыршы авылына багышлап…)

Чит җирләрдә күпме гомер зая үтте,
Чәчләргә инде чал кергән...
Соңгы вакыт көн дә төшләремә керә -
Туган авылым дәшә уземә...

Хыялыма кабат куйдым мин пар канат,
Тугайларда йөрдем адашып.
Туган нигез күптән ямансулап көтә
Чит җирләрдә йөргән баласын...

К.: Түгәрәк аланда кабат
Ялан тәпи – ялан аяк
Йөгерәсе иде сулыш капканчы!!!
Су буйлары сандугачлы –
Тәүге сөйгән ярны кочып
Бер йөрисе иде таңнар атканчы...
Сагынам сине, туган авылым Чыршы!

Урамнарны урап кердем туган йортка
Чыкмасмы дип әнкәй каршыма?!
Ишегалды - үлән, бусагалар иңгән,
Ах, ярсыма, йөрәк, ярсыма!!!

К.: шул ук.


Другие названия этого текста
  • Ришат Галимов - Авыл (Ришат Галимов сүзләре һәм көе) (0)
  • Ришат Галимов - Авыл (Чыршы авылына багышлап язылган) (0)
  • Ришат Галимов - Авыл (Ришат Галимов сузлэре хэм кое) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-