Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов сузлэре - Добъязым | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Дөбъязым.

Риф Гатауллин көе, Ришат һәм Гөлсинә Галимовлар сүзләре

Кыр казлары кичке һаваларда
Каңгылдашып очып киттеләр...
Кошлар моңы хыялымда мине
Туган якка аып киттеләр...

Кушымта:
Ашкынамын сңа һәр язларда,
Мин адашып калган кыр казы!
Сагыну- сагышларны канат итап
Сиңа кайтып киләм, Дөбъязым!

Юл буенда үскән ак каеннар
Җитәкләшеп кая ашыга?
Әйтерсең лә, ак күлмәкле ярым
Йөгерә- йөгерә килә каршыма...

Кушымта:
Ашкынамын сңа һәр язларда,
Мин адашып калган кыр казы!
Сагыну- сагышларны канат итап
Сиңа кайтып киләм, Дөбъязым!

Таулар кочагында – үзәнлектә
Балкып утырасың, Дөбъязым.
Син көтәсең чит яклардан кайтып,
Иңри- иңри очкан кыр казын...

Кушымта:
Ашкынамын сңа һәр язларда,
Мин адашып калган кыр казы!
Сагыну- сагышларны канат итап
Сиңа кайтып киләм, Дөбъязым!

1997-1998 г.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-