Мин акылдан язып сөймим инде,
Исемеңне җилгә таратмыйм.
Һәм тыңламыйм чишмә тавышларын,
Ялан-аяк йөрүне дә яратмыйм.
Кушымта:
Исеңдәме, без яраткан чакта
Йөрдек яңгырларга чыланып.
Үләннәрдә ялан-аяк уйнап
Туймадык яшьлектән моңланып.
Тәрәзәмне ачып җилләр көтмим,
Синсез моңланырга өйрәнәм.
Шулай итте тормыш, инде сиңа
Ничек сөюемне сөйләмәм.
Кушымта:
Исеңдәме, без яраткан чакта
Йөрдек яңгырларга чыланып.
Үләннәрдә ялан-аяк уйнап
Туймадык яшьлектән моңланып.
Ришат Төхвәтуллин еще тексты
Другие названия этого текста
- Ришат Төхвәтуллин - «Исеңдәме» (0)
- Ришат Тухватуллин - Исендэме (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2