Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама.
Ничек итеп онтыйм сөйгән ярымны,
Кара кашлы, назлы җанымны.
Ничек итеп онтыйм туган ягымны,
Анда үткән алтын бала-чагымны.
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.
Сагындырды сызылып таңнар атуы,
Әнкәемнең иркәләп уятуы.
Кайтам инде кайтам туган ягыма,
Кырларыма, тугайларыма.
Рустам сарваров еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1