Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават (24 сезон) - Китмэ миннэн | Текст песни

Кайчак күңелне сагыш урап алса,
Җаннарыма урын тапмасам.
Дәва табамын янган йөрәгемә,
Җылы табам синең караштан.

Кушымта:
Китмә миннән, китмә, бәгыремне өтмә.
Җан сөйгән яр була бер генә.
Хәлләремне минем аңлый алган кешем
Син генә, син генә, син генә.

Гаепләмә син кызган чакларымда,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәм.
Гафу ит мине, үпкәләрең оныт.
Сөенеп лә яшик гел, иркәм.

Кушымта

Син аңларсың бер минем хисләремне,
Йөрәгемне әгәр тыңласаң.
Китмә миннән, син, мәңге бергә булыйк.
Мин нишләрмен сине югалтсам?

Кушымта


Другие названия этого текста
  • Салават (24 сезон) - Китмэ миннэн (0)
  • Салават Фәтхетдинов - Китмэ миннэн (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-