Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татарская клубная - Шулай булсын | Текст песни

1. Йолдызлардан күзләдеңме,
Җирдән дә өзләдеңме.
Хыялымда күрдем дисең,
Син минем эзләремне.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

2. Син алтыным, син көмешем,
Ходай биргән өлешем.
Пар канатлы итеп яшик
Сөюебез җимешен.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә,
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

3. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Былбыллардай серләшеп.
Яшик әле бер-беребезгә
"Бергенәм" - дип эндәшеп.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

Другие названия этого текста
  • Римма Никитина - Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә... (0)
  • Индива - Шулай булсын (0)
  • Татарская клубная - Шулай булсын (0)
  • Dj Veseliy - шулай булсын бер генэ (0)
  • IndiVa - Шулай булсын (0)
  • 1 ДЕКАБРЯ - ВТОРНИК - [НАЧАЛО] АЛТЫН PARTY. ЛЕНИН. 18+ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-