Тормыш ул – карусель (Әйләнә)
Рашат Низами шигыре, Тәслимә Низами көе
Әйләнә, яфраклар әйләнә, әйләнә,
Офыкта инде көз шәйләнә.
Без икәү янәшә булганда, булганда,
Көзләрем язларга әйләнә.
Кушымта:
Сөюдән башларым әйләнә,
Әйләнә, әйләнә, әйләнә.
Язмышлар язмышка бәйләнә,
Тормыш бит – карусель, әйләнә.
Әйләнә, карусель әйләнә, әйләнә,
Чәчебез чәчләргә бәйләнә.
Без икәү канатлы очышта, очышта,
Карусель – тылсымлы әйләнә.
Кушымта: шул ук.
Куыша-куыша бар дөнья әйләнә,
Зарыгып көткәнем син мәллә?
Әйләнә – карусель, әйләнә, әйләнә,
Синең дә көткәнең мин мәллә?
Кушымта: шул ук.
Тәслимә Низами еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3