Бакчаларда гөлләр чәчәк атты
Тормышыбыз кебек ямьләнеп;
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.
Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән;
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.
Аккош китәр килгән якларына,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.
Фарида Кудашева еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузэлем - Син кайтмадын ... (0)
- Голзада Сафиуллина - син кайтмадын (0)
- Фарида Кудашева - Син кайтмадын (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2