Алма яфрагы коела,
Әкерен искән җил белән.
Белмисең шул хәлләремне,
Бер күрергә тилмерәм.
Кушымта: И, кара каш, бөдрә чәч, Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.
Таң алдыннан якты яна,
Ай белән Рушан йолдыз.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Уянасам кабат ялгыз.
Кушымта.
Сайра-сайра син сандугач,
Моңлы тавышың белән.
Миндә җырына кушлыйм,
Кайгы-сагышым белән.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1