Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәйдәр Бигичев - "Бүләк ит син" (Шәүкәт Галиев сүзләре, Сафьян Ибраһимов музыкасы) | Текст песни

Бүләк итмә ал чәчәкле алан,
Саргаялар алар көзләрен.
Бушаганда ялгыз каен сыман
Синсез калсам, мин соң нишләрем?

Бүләк ит син миңа җан җылысын,
Саф-пакъ сөю, кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу-илсез калу,
Ә мин илсез-синсез нишләрем?

Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә,
Ялтырый да оча кичләрен.
Таң атканда янар соңгы йолдыз,
Син дә сүнсәң, мин соң нишләрем?

Бүләк итмә ялгыз сандугачны,
Сихри таңнар тыны алмасын.
Иректә ул үз тиңдәшен тапсын,
Безгә бәхет теләп сайрасын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-