Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.
Басма өстенә басып су алганда
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда
Кем исеменә җырлар җырладың?
Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?
Әллә мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы киттеме?
Әйтче, нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да — туган ай гына.
Шамиль Әхмәтҗанов еще тексты
Другие названия этого текста
- Уракчы кыз - минус (1)
- Шамиль Әхмәтҗанов - Уракчы кыз (0)
- Фәридә Кудашева - Уракчы кыз (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1