Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Шыгырданы 757 - Чибәр түгел | Текст песни

Син үзең бик чибәр түгел.

Сине очраткан көннән бирле
Бу дөньядан ваз кичеп йөрим…
Күземә күренми ак-кара-
Чөнки ерак безнең ара!
Сизмәгәндәй hаман йөрисең,
Аңлый алмыйм: син ни телисең?
Билгесезлектән әрни йөрәк-
Ник йөрисең мине үртәп?

Кушымта:
Син үзең бик чибәр түгел!
Үзең шуны белмисең…
Шуңа карамастан һаман
Егетләрне күзлисең!
Син үзең бик чибәр түгел!
Үзең шуны белмисең…
Шуңа карамастан да син
Миннән көлеп йөрисең?!

Бик теләсәм дә оныталмыйм-
Чөнки синсез мин яши алмыйм!
Сөю дигәнең әллә шулмы,
Әллә инде гашыйк булдыммы?
Ләкин иртә син шатланасың,
Тиздән шул ук утта янарсың!
Татырсың ачы сагыш тәмен –
Аңларсың чын сөю кадрен!

Кушымта:
Син үзең бик чибәр түгел!
Үзең шуны белмисең…
Шуңа карамастан һаман
Егетләрне күзлисең!
Син үзең бик чибәр түгел!
Үзең шуны белмисең…
Шуңа карамастан да син
Миннән көлеп йөрисең?!
Июнь, 1999


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-