Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эльнара Нурмөхәммәтова - «Сөю» | Текст песни

Зәңгәр күктә,зәңгәр күктә
Болыт агыла.
Шул чакларда, бәгырькәем,
Сине сагынам.

Син белмисең, ишетмисең
Йөрәк сагышын.
Син килмисең,үзгәртмисең
Тормыш агышын.

Мин түзәрмен, бергә барыйк
Тормыш юлыннан.
Ошатмасаң, ошатырсың
Әле соңыннан.

Менә шулай була икән
Җавапсыз сөю.
Эх,җавапсыз сөю бит ул-
Ялкынсыз көю.

Уч төбендә йөртермен мин
Сине,ал кошым.
Җир өстенә төшермичә
Җәен һәм кышын.

Тузан кунган урыннарга
Утыртмас идем.
Сөюләрем үтте диеп,
Куркытмас идем.


Эльнара Нурмөхәммәтова еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2