Саубуллашмый гына китеп бардың,
Көзләр яфрак тезде эзеңә.
Яңгырлары сипте күзләремә,
Сары сагыш төсен йөземә.
Алып ташлап мине күңелеңнән,
Яшисеңдер рәхәт тынлыкта.
Бәхет-шатлыкларны җуйдырдың да,
Салып киттең мине син утка.
Җиңел генә китә алмас идең,
Сөйгән булсаң әгәр син шашып.
Инде кайтыр юллар ябылган шул,
Киткәннәргә генә юл ачык.
♫ З.Фәрхетдинова еще тексты
Другие названия этого текста
- ♫ З.Фәрхетдинова - Аерылышу моңы (0)
- Зәйнәп Фәрхетдинова - Аерылышу моңы (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1