Мин адашмам дигән идең.
Мин егылмам дигән идең.
Миңа җиңел дигән идең.
Мин юл сөяр дигән идең.
Чакрымнарың көтә алда.
Атлыйм әле алга дидең.
Үзем беләм юлны дидең.
Кемнедер күрмичә үттең.
Җиңел генә таптап киттең.
Җиде адым алда кала.
Чакрымнар мәңгегә кала.
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Тик мәңгелек эндәшмәде.
Үтәсе юллар үтелгән.
Тик бер тавыш ишетелә.
Әллә соң йөрәк тибеше.
Басып тора хәзер кеше.
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым алда кала.
Чакрымнар мәңгегә кала.
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2